ТИШЕК и. 1. 1) Тишелгән, ертылган яки буш, ачык калган урын. Кар урынына биткә салкын ком бәрә, баракның һәр тишегеннән эчкә бозлы ком тула. Ә.Баян. Безгә шул ертык шинель тишегеннән төшкән яктылык җиткән. Ф.Яруллин

2) Нәрсәнең дә булса эчендәге бушлык, кечкенә куышлык. Нургалинең исә чәч араларына, колак тишекләренә ком тулган, өстеннән су, чалбар кесәләреннән ташлы ләм ага, күзләре пыялаланган. М.Мәһдиев

3) Гадәттә, махсус ясалган тирән яисә үтәли уентык, ачыклык. Шайтан вәсвәсәсе булгандыр инде: шулай итеп, мин аны Ясәвигә илтеп бирмәдем, әткәйләр келәтенең песи йөри торган тишегеннән эчкә ыргыттым. Т.Гыйззәт. Кызчык төн уртасындарак Гыйлемдарның, үләннәрне ера-ера, койма тишегенә таба киткәнен күреп калган була. Г.Әдһәм

2. с. мәгъ. Тишелгән. Берәүләр бар яктан җитеш тормышта яши, икенчеләр, әнә теге ятим малай кебек, тишек ботинка белән йөри. Х.Камалов. Күпмедер вакыттан соң тишек түбәдән шып-шып тамчы тамганын тоеп, ул тагын күзләрен ачып җибәрде. Н.Фәттах

Тишек авыз Бар белгәнен һәркемгә сөйләп йөри торган, сертотмас кеше. Әмма сүзендә тормаган, ди, теге тишек авыз, хатынына әйтмичә түзә алмаган. Г.Бәширов. И, ул тишек авызны, бирермен әле мин аңа, әллә нинди ят абыйларга минем исемне әйтеп йөрмәсә тагын... Р.Кәрами. Тишек бер тиен Кыйммәте, файдасы юк дәрәҗәдә аз булган, бернигә дә тормаган, кирәкмәгән нәрсә турында. Тоткынның гомерен тишек бер тиенгә дә санамый ич алар ---. М.Әмирханов. И-и, юләр хатын, юләр хатын, тишек бер тиенгә торырлык та акылың юк икән. Ш.Җиһангирова. Тишек бер тиен кебек әйләнеп кайту Кирәксез, әһәмиятсез кешенең яки нәрсәнең көтмәгәндә кайтып төшүе турында. Ретро, искелек тишек бер тиен кебек ул, җаныкаем, әйләнә дә кайта. Татарстан яшьләре. Тишек борын Юньсезрәк малайларга карата үз итеп әйтә торган сүз. – Улым, бар, киленгә әйт әле, алып чыксын күчтәнәч кәнфитләрен, шунсыз китмәсләр бу тишек борыннар, – дип, Зариф абзый чак тынычландырды үзләрен. Г.Галиева. – Юуга килгәндә, күр минем каенишләрне, ярдәм итәргә атлыгып торалар, тишек борыннар, – дип ялгады ул, үзләрен урап алган малай халкына ишарәләп. А.Тимергалин. Тишек көймәгә утырту к. тишек чуманга утырту. Борын төбеннән бәхетен урладылар. Дәүләтхан нәселен тишек көймәгә утырттылар, үзеннән көлделәр! Р.Камал. Тишек чуманга утырту Кемнедер алдау. Тишеккә тыгын (ямау) булып йөрү 1) Билгеле бер вазифасы булмыйча, кая кушсалар, шунда йөрү; 2) Кирәкмәгән эшкә катнашып йөрү. Тишеккә ямау салу Мәсьәләне төптән хәл итмичә, вакытлыча яки күз буар өчен чыгу юлын табу. Милли китапханәне башка бинага күчерү тишеккә ямау салу гына. Безнең гәҗит. Тишек танау к. тишек борын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә