ТИ’ТУЛ и. лат. 1. 1) Кешенең нәселе-затына яки урыны-чинына һ.б.га карап бирелгән югары дәрәҗә атамасы. Солтан титулын хан хатыннары да йөрткәннәр, мәсәлән, Фатыйма солтан... Б.Хәмидуллин. Хованский --- бояр, кенәз титулларына ия. Нәселләре атаклы һәм затлы анысы. В.Имамов

2) Кешенең бер өлкәдә квалификациясен яки эш-хезмәттә тоткан урынын рәсми билгели торган атама; дәрәҗә, гонван. Аның «хафиз» дигән титулыннан Коръәнне яттан белүче булган икәне аңлашыла. А.Гайнетдинов. 1998 елда Р.Габдрахманов Татарстан һәм Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда чемпион титулын яулый ---. Г.Мөхәммәтшин

3) полигр. Китапның исеме. Титулын эре хәрефләр белән бирү // Китапның яки китап рәвешендә эшләнгән башка басмаларның (атлас, альбом һ.б.ның) исеме, авторы, басылып чыккан елы һ.б. язылган беренче бите. Титул битенең башында русча автор исеме, астарак – немецча ---. М.Җәлил. Китапны --- өстәл тартмасына салдым да тартмада килеш кенә титул битендәге сүзләрне укыдым: «Адаш! ---». М.Шабаев

4) юр. Берәр хокук субъектының рәсми исеме. Бу төбәк халкы 2500 еллар дәвамында --- күп этнослы олы сәяси-административ берәмлекләр составына кереп яшәгән: кимирлар, скифлар, һуннар, Төрек каганаты, Хәзәр каганаты, Алтын Урда, Мәскәү патшалыгы, рус империясе ---. Бервакытта да руслар бу берләшмәләрнең чикләнмәгән титул халкыннан булмаган дияргә була. М.Гайнетдин

5) юр. Берәр хокукның нигезе, аның эчтәлеген чагылдырган исем

2. с. мәгъ. Дәүләтнең яки федерация субъектының рәсми исемен билгели торган, анда яшәүчеләрнең төп өлешен тәшкил иткән. Автономиягә генә ия республиканың титул милләтенә совет заманында энциклопедия тәтемәде: рөхсәт булмады. Б.Рәхимова. Инде аңа Уфа губернасын китереп кушкач, титул халык булып татарлар да саналырга тиеш бит. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә