ТИ’ТРЛАУ ф. хим. Концентрациясе билгеле булган эремәне анализлана торган икенче бер эремәгә төсен үзгәрткәнче (яки утырым хасил булганчы) тамчылап өстәү. Алынган пробаларны, индикатор салып, селте белән титрладылар. А.Расих. Эремәнең гомуми әчелеге 60, ә ирекле әчелеге – 12 «нокта» (фосфатлау эремәсен нейтральләштерүгә – титрлауга киткән NаОН эремәсенең күләме). Фән һәм тел |