ТИТР и. лат. 1) Фильм кадрындагы язу: күрсәтелгән кешеләрнең сүзләре яки башка аңлатмалар. Экран аша укылырга тиешле бер текстка шундый матур титр язып куйды. А.Хәсәнов. Экранда фильмның титрлары күренүгә, хатын, үрелеп, Шәүкәтнең колагына нидер пышылдады. М.Маликова

2) хим. Титрлау өчен эретмә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә