ТИ-ТИ-ТИ ы. Тавыкларны чакырганда әйтелә торган сүз. Ти-ти-ти, дип тавыкларны чакырырга тотынган идем, казлар гаңгылдаша башлады, абзардагы дуңгыз мыркылдарга кереште, эт тә, өреп, аларга кушылды. Т.Миңнуллин. – Ти-ти-ти, ти-ти-ти... – Көтеп кенә торганнар, күрәсең: бар тавык-кош җим салынган табак тирәсенә җыелышты. Ф.Мөслимова |