ТИТИ-МИТИ и. сөйл. Акча. Басыйр акчага ишарәләп, бармакларын уйнатты: тити-мити кирәк. Н.Хәсәнов. Соң үзең уйлап кара: компанияне теркисе, лицензия аласы, эшчеләргә зарплата түлисе, налогы-мазары дисеңме – барысына да акча, кем әйтмешли, тити-мити кирәк бит. Ф.Имамов

Тити-мити уйнау 1) Җитди булмаган эш белән шөгыльләнү; 2) Җитди эшкә игътибарсыз карау. Ә дошман белән без тити-мити уйнап маташмыйбыз. Без дошманны юк итәбез. X.Вахит; 3) Кем белән дә булса мавыгу, гыйшык уены уйнау. Ир-ат халкы бит ул әзрәк читтә тити-мити уйнарга ярата. Р.Рахман. Оятсыз! Тити-мити уйнар алдыннан микрофоныңны сүндерер идең хет!.. Д.Гыйсметдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә