ТИТИБИКӘ и. сөйл. 1) Тавык. Уйларымны әтәч кычкырганы бүлде. Хуҗаларның әтәче. Аның эше рәхәт – титибикәләре янында, мәхәббәт газабы кичереп интегәсе юк. Н.Әхмәдиев. Ә йомырканы үзебезнең титибикәләр дә җитәрлек салып тора, шөкер. Ш.Маннанов 2) кимс. Томана, ахмак хатын-кызга карата хурлап, кимсетеп әйтелә; аңгыра, тавыкбаш. Аның турына килеп җиткәч, арада калкурак гәүдәле берсе: – Әй, титибикә, күкәеңә салкын тигерә күрмә! – дип кычкырды, һәм алар шаркылдашып көлешергә тотындылар. Ф.Садриев |