ТИТАРАЙ с. диал. 1. Бик шук, артык шаян; тотнаксыз. [Кызбикә:] Кара инде титарай кызны, тәсбихлы бүкән була, диме. М.Фәйзи 2. и. мәгъ. Шундый кеше. Дуся күзгә күренеп инде юаная иде, һәм күрше-күләнгә ара-тирә Минҗан карт әйткәләп куя иде: – Безнең титарай сугышта да тик ятмаган; терекөмешне тегендә үк йөгерткән булган. М.Мәһдиев |