ТИТАННА’РЧА рәв. Гаять зур көч-куәт белән, егәр-гайрәт белән. Титаннарча көч түгелгән юлдан, шундый зур казанышларга китергән юлдан, аның, кайчандыр бунтарь, главарь булган кешенең --- табигыйлеккә кайтуы җиңел түгел иде. Х.Туфан. Ул яшь килеш, үз халкын яңа, якты тормышка чыгарыр өчен, каләм белән көрәш башлады, кыска гына гомерендә титаннарча эшләп, гасырларга, күп буыннарга мәгънәле, файдалы иҗат калдырды. М.Мәһдиев |