ТИТА’НИК с. 1) Титаннарга хас булган, титаннарга охшаган; титаннар кебек бик көчле, бик куәтле. Исхакый иҗатын, аның иҗтимагый яисә фәлсәфи фикерен читләтеп үтү мөмкин түгел. Бу титаник шәхес XX йөз әдәбияты, иҗтимагый фикере үсешенә юнәлеш биреп торучы милләтпәрвәр, халык бәхете өчен яшәүче изге зат буларак елдан-ел тирәнрәк ачыла. Т.Галиуллин. Матбугатта милли темага сүз әйтү дә мөмкин булмаган ул елларда Илһам Шакиров татар җанын, татар күңелен тере итеп саклап калу өчен иң зур эш башкаручы булды бит. Титаник эш башкаручы! М.Вәлиев 2) Гаять көчле, куәтле һәм бик киеренке. Ватаныбызның язмышы өчен хәзер бара торган титаник көрәшләрдә батыр сугышчыларның һәркайсы --- бөек идея хакына кабахәт фашистларны кыралар. Г.Иделле |