ТИТАН III гр.: Эчендә махсус җылыткыч урнаштырылган калай цилиндр, бак рәвешендәге су кайнату җайланмасы. Шул ук минутта ул, утка баскан песидәй кабаланып, титаннан кайнар чәй дә агызып алды. Н.Фәттах. Аның кушуы белән Салиха апа коридордагы титаннан бер чәйнек кайнар су алып кергән арада, яңа танышның сумкасыннан өйдә пешкән пәрәмәчләр, ярты литрлы банка белән авыл каймагы чыгып өстәлгә урнашкан иде инде. Н.Гыйматдинова |