ТИТАН II и. гр. хим. 1. Корыч төсендәге, коррозиягә һәм кызуга чыдам каты металл, химик элемент. Галимнең бронза сыны титаннан ясалган дуга сыман биек корылма астына – гранит ташка урнаштырылган. Т.Әйди. Профессор өстендә калай күлмәк һәм калай ыштан, аякларына титаннан ясалган ике тәлинкә тимерчыбыклар ярдәмендә уратып куелган. Р.Нуруллин 2. с. мәгъ. Шул металлдан эшләнгән. Мин чүкечемне кысыбрак тоттым, һәм без эшләп киттек. Клёпкалар, титан калайларын беркетеп, иңеп бара. Н.Хәсәнов. Сынарлар хәтта урталай титан кораблар. Ф.Яхин |