ТИТАН I и. гр. 1. 1) миф. Борынгы грек мифологиясендә Уран һәм Геяның (Күк һәм Җирнең) Зевс тарафыннан җиңелеп, Тартарга бәреп төшерелгән улларының берсе. Алтайлыларның мифлары грек мифларын һәм анда тасвирланган титаннар сугышын хәтерләтә. Н.Фәттах. Кәримәне университетның ак мәгърур колонналары каршы алдылар. Һаман да фәннең бөеклеген саклап басып торучы титаннар кебек иде алар. Ф.Яхин

2) күч. Берәр өлкәдә гаять зур эшчәнлек күрсәткән шәхес. Хәтта Блок, Пастернак, Есенин кебек титаннар, балалар өчен язарга тырышып та, уңышсызлыкка очраганнар. Р.Миңнуллин. А.Фадеев Ибраһимов әсәрләрен югары бәяләде, Л.Соболев аны, татар әдәбиятының титаны, дип атады. М.Хәсәнов

2. с. мәгъ. к. титаник . Кара диңгез. Монда титан куәт! Тауга охшап, дулкын ишелә. Ш.Мөдәррис. Таш гасырдан калган сөңге булып, Болытларга баткан очлары. Таулар – гүя ташка әверелеп Катып калган титан дулкыннар. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә