ТИТАКЛА’У ф. 1) Титак-титак итеп атлау, чатанлау. Вагон баскычыннан зур авырлык белән төште дә, вокзал бинасын үтеп, сулга, кеше күп кайнашкан билет сату кассалары, саклык камералары ягына титаклады... З.Зәйнуллин. Стройга тезелеп киләләр. Иң алда Сабир карт титаклап бара. Г.Гыйльманов

2) күч. Берәр эш яки хәлнең торышы канәгатьләндерерлек булмау; аксау. Эш барса, нигездә хуҗаларны мактадылар, колхоз әз генә «титаклый» башласа, сәяси вожаклар сәбәпче булды. Т.Нәҗмиев

Титаклый башлау Титакларга тотыну. Майор адымнарын ешайтты, шул ук вакытта карт та ашыгыбрак титаклый башлаган кебек тоелды аңа. З.Фәтхетдинов

Титаклый бирү Титаклауны дәвам итү. Тәмеч абзый, сезнең кайгы юк әле монда дигәндәй, вак-вак адымнар белән титаклый биреп, Вачутасы янына ашыккан була... З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә