ТИСКӘРЕЛЕК и. 1) Үзсүзлелек, кирелек, холыксызлык. Тискәре адәм болай да тискәрелеге аркасында бәхетсез инде. Т.Әйди. Үгезнең тискәрелеге шул ук үрдә икенче көнне дә кабатланды. Н.Әхмәдиев

2) Реакционлык, карагруһчылык. Үзсүзле кешеләр, тискәрелек һәм фанатизм әһелләре хак сүз сөйләмиләр һәм хаклыкны кабул итмиләр. Р.Фәхретдин. Искелек, тискәрелекнең дә аръягына барып чыккан бу мулла үзе артык дәрәҗәдә беркатлы кеше иде. З.Бәшири



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә