ТИСКӘРЕЛӘНҮ ф. 1) Карышу, әйтелгәнне үтәмәү, кушылганны тыңламау, киреләнү, үзсүзләнү, үҗәтләнү. Әмма Вәлит тискәреләнде, дәресләргә дә ара-тирә, анда да шул «килде» исеме өчен генә барып йөрде. В.Имамов. Рәшит бар егәрен туплады, үҗәтләнеп, тискәреләнеп: – Менәм, барыбер менәм! – дип пышылдады. Д.Булатова 2) күч. Кирегә, артка китү, начар якка үзгәрү; юкка чыгу. Аның [Зыяның] барлык таланты тискәреләнер дә, барлык өмите кирегә китеп, --- үзенә әллә ниләр булыр. Г.Ибраһимов Тискәреләнә бару Торган саен ныграк тискәреләнү. Баланың холкы тискәреләнгәннән-тискәреләнә бара Тискәреләнә башлау Тискәреләнергә тотыну. Кола бия Олы Чокырга җитәрәк бөтенләй тискәреләнә башлады. К.Булатова. Атлылардан калмаска тырышып, назлы сүзләр дә, тискәреләнә башлаганда тупасракларын да ычкындырып, үгезен әйдәләп, Хәдичә йөк өстендә бара. Кызыл таң Тискәреләнеп алу Берара тискәреләнү. Өстен япкач, кызы бераз типкәләнеп, тискәреләнеп алды да тагын изрәп йоклап китте. Ч.Мусин Тискәреләнеп китү Кинәттән тискәреләнү Тискәреләнеп кую к. тискәреләнеп алу. Апа балалар кебек кинәт бер тискәреләнеп куйды |