ТИСКӘРЕ с. 1. 1) Нәрсәнең дә булса уң, йөз ягына каршы булган; эчке, сул, тыштан караганда күренми торган. Йөзе йокыдан таушалган, күзләре рәтләп ачылып та җитмәгән, башындагы яулыгын да тискәре ягы белән япкан. Г.Әпсәләмов. – Габделбай абзый бик мәзәк иде, иеме, әткәй? – диде бусага төбенә чүмәшкән килен. – Күлмәген тискәре яктан кияр иде. Байыйм, дип. Н.Гыйматдинова 2) Берәр нәрсәнең уңаена, төп юнәлешенә капма-каршы; кире. Әллә инде ул [эт] салмыш хуҗасының тупас уйнавына, йонын тискәре якка сыйпавына, танавына сугуына үпкәли, әллә инде аягын тешләгәнгә үзен гаепле санап йөри?! Я.Шәфыйков 3) Берәр нәрсәнең уңай якка булмавын раслый торган; көткәнгә капма-каршы булган, капма-каршы эчтәлекле, кире. Сталинга, кабул итүен үтенеп, өч-дүрт мәртәбә хат белән мөрәҗәгать итте. Әмма алар, суга төшкән сыман, эзсез югала барды: ни уңай, ни тискәре җавап алынмады. Р.Мөхәммәдиев. Совет чорында иллюзиядән килеп туган «йөз процентлы өлгереш» кампаниясе торгынлык чорында формализмга, күз буяуга әверелгән булса, соңгы реформа һәм контрреформа, дөресрәге, башбаштаклык, хәтта башсызлык елларында бөтен тискәре нәтиҗәләрен бирде. Р.Вәлиев 4) Тиешле яки төп тарафка каршы булган, каршы юнәлештәге. Күршесенең, капкадан чыгып, тискәре якка китүен Әсмабикә күреп калды. Г.Исхакова. Ләкин агач һәрвакыт син теләгән якка аумый, я тискәре җил исә башлый, я кәүсәсе үзе авыш була. З.Мурзиев 5) Кире, кеше сүзен тыңламаучан, тыңлаусыз, кеше сүзенә каршы килүчән; үҗәт. Мин, әтисенең сүзен тыңламаган тискәре малай кебек, үземне әкрен йөрергә гадәтләндерә алмыйм. С.Кудаш. Әмма, нинди тискәре кеше булса да, өлкәннәр сүзен егарга кыймады, ахры: – Ярар, – диде, кулын селтәп. Д.Булатова 6) Начар, әшәке, яман; ямьсез; негатив. Ләкин, барыннан да элек, аның үз-үзен артык иркен тотышы егеттә тискәре тәэсир калдыра. Г.Рәхим. Хәзерге көндә безнең бик күп җырларыбыз халыкка тискәре йогынты ясый. Р.Вәлиев // Җайсыз, аяусыз. Әрли-әрли ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга. Г.Тукай 7) Көтелгәнгә, таләп (яки өмет) ителгәнгә каршы; уңай булмаган, нәрсәне дә булса хупламый торган, әһәмиятен танымый, инкяр итә торган. Бу сүзләремне укып, бу мөхтәрәм шәхес турында моңарчы гел тискәре сүзләр генә ишетеп, миләре тәмам агуланып өлгергән укучыларым сагаеп кала күрмәсеннәр. А.Хәсәнов. --- «цивилизаторлар», «милләтпәрвәрләр» тырышлыгы белән татар мәгарифе яңадан унитар урыс мәгариф системасына куып кертелде. Бүгенге рухи-илаһи тәрбияне эченә алган концепциягә дә тискәре бәяләмәләрне нәкъ шулар бирә. Ә.Илдус // Өнәмәү, яратмау яки дошманлык хисләре белән сугарылган. Сул фикерле матбугат мәйданыннан либераль-буржуаз газетага күчүе ул заманның алдынгы карашлы эшлеклеләрендә гаҗәпләнү һәм тискәре тойгылар да тудырган ---. Г.Камал. Гомер-гомергә күрше булып яшәсәләр дә, бик күпләре «Исәнмесез!» --- дигән гап-гади сүзләрне дә белми ләбаса! Мин элегрәк, бу аларның татарларга тискәре карашы аркасында гынадыр, дип уйлый идем. Э.Халидов 8) Әдәбият һәм сәнгатьтә: уңай булмаган, кире, негатив. Патша хөкүмәтенең татар демократик культура учакларына, әдәбиятына каршы юнәлдерелгән реакцион политикасы XX гасыр башы татар әдәбиятында зур чагылыш таба: әдәбиятка өр-яңа тискәре образ килеп керә. М.Мәһдиев. Габдулла Тукай иҗатында уңай идеаллар, фәлсәфи-эстетик карашлар тискәре типларны рәхимсез фашлау аша чагылыш тапкан. Т.Галиуллин 9) Реакцион, карагруһчыл, алдынгылыкка, яңалыкның үсешенә каршы торган. Ул [Г.Камал] демократик карашлар позициясендә тора һәм --- тискәре көчләргә каршы сугыш ача. М.Гали 10) мат., физ. Нульдән түбән, минус тамгасы белән билгеләнгән, минус билгесе белән йөртелә торган. Уңай һәм тискәре саннар белән гамәл кагыйдәләре озак еллар буе кушу һәм алу очраклары өчен генә тикшерелгәннәр. Алгебра. Тискәре температураларда куллану өчен, коры катнашмалар составына туңуга каршы өстәлмәләр – поташ, --- формиат кертелә. Төзү материаллары 11) физ. Артык электроны булган. Индий атомы, германий атомнары белән бәйләнешкә кергәндә, дүрт валентлы элементка әверелергә омтыла һәм германий атомының бер электронын үзенә алып, тискәре ионга әверелә. Р.Шаһморатова. Табигатьтә җылы һәм салкын, унай һәм тискәре корылмалар булган кебек, кеше дә капма-каршылыклардан тора. З.Фәтхетдинов 2. и. мәгъ. 1) Икенче, кире, каршы як. Өстәлгә кайтарып салынган тузанлы панбәрхет тукымасының тискәрегә каршы өслегендәге эре асылташ, зур зөбәрҗәт ташлар кидертелгән ике балдак, тагын ни нәрсәләрдер җемелдәшеп тора иде. Ә.Гаффар. Уйнап әйткән сүземне дә Тискәрегә борасың. К.Фатыйхова-Бәдретдинова 2) Төньяк. Көзге сагыш. Тискәредән салкын җилләр исә, Басып алган көзне сарысы. И.Киньябулатов 3) Начар, уңай булмаган, күңелсез хәл, вакыйга һ.б.ш. Әдәбият тормыш һәм кешеләр турында белем бирә, яхшыны яманнан, изгелекне явызлыктан, уңайны тискәредән, гүзәллекне ямьсезлектән аера белергә өйрәтә. Ф.Ганиева. Бала Талипны үзгәртер әле, һичшиксез үзгәртер, диде. Ә ир анда хәтле ун тапкыр «үзгәрде». Гел тискәрегә. Н.Гыйматдинова 4) Кире, сүз тыңламаучан, үҗәт кеше. Шуннан соң Мәнзүрә, бу тискәрене үртәп: «Ялындыра, ялындыра, ялындыра – килми ул, килер иде, уйнар иде – бию көен белми ул», – дип, мин-минлегенә тиярлек итеп басым ясамакчы булды. Р.Кәрами. Нәрсә булсын! Нәрсә көтеп була Менә моның ише тискәредән! М.Кәбиров ◊ Тискәре бару Нәрсәгә дә булса һәрвакыт яки турыдан-туры каршы булу, ризалашмау. Җаббар абзый, син бүген сул ягың белән торгансың, ахры: һәрбер сүзгә тискәре барасың. Г.Ибраһимов. Тискәрегә сукалау Нәрсәне дә булса үзе теләгәнчә таләп итү, үҗәтләнү, киреләнү. – Кешеләр җитми, шуның түбәсен ябышырга ярдәм ит. – Ник соң әрмәннәр үзләре ябып та бирми? Түбәсенә калгач кына... – дидем, тискәрегә сукалап. Н.Әхмәдиев. Тискәре килү к. тискәре бару. Тискәре тибү Кискен, тупас рәвештә кире кагу. Әмеребезне тискәре типкән өчен --- Җиргә аттык без моны [Иблисне] мәхрүм итеп. Ш.Бабич |