ТИРЬЯК и. гр. иск. 1) Агу кайтаргыч. Кулыңдагы тирьякка ышанып, агу эчмә. Мәкаль. Галимнәр – тирьяктыр, җаһилләр – агудыр. К.Насыйри. Табиб тирьяк тәкъдим итте. – Синең бар белгәнең тирьяк инде, – дип, аны да ошатмады тәтә. Табибның иң курыкканы агу иде. М.Әмирханов 2) күч. Шифа, дару. И матур кыз! Зәһрә [агуга] тирьяктыр кулың. Г.Тукай |