ТИРМӘ и. Төрки һәм монгол күчмә халыкларында, вакытлыча яшәү өчен, каркаска киез тарттырып эшләнгән, җиңел сүтелә һәм җиңел корыла торган түгәрәк торак; киез өй. Уң якта, тигез дала уртасында, зур кибәннәр кебек тезелеп утырган тирмәләр иң элек аның күзенә чалынды. Г.Ибраһимов. Ул көнне ахирәтләр дала түрендә тирмә корып төн уздылар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә