ТИРЛЕК и. 1) Җиңсез эчке күлмәк. Тирлекнең җиңе булмас, тиленең тиңе булмас. Мәкаль. Тирече тиресләгәндә тирлеген тирләткән. Р.Һади 2) Ияр астына салына торган җәймә; чапрак. Уктайның йөгәненә көмеш тәңкәләр тагылган, тирлек урынында зәңгәрсу келәм, келәм өстендә көмеш өзәңгеле ияр. Р.Батулла |