ТИРЛЕ с. 1) Тирләгән. Төхфәтнең маңгае шактый эссе һәм тирле иде. Ш.Камал. Тузан-сөремгә буялып, каракучкыл төскә кергән тирле тәннәр бакырдан коеп куйгандай елкылдыйлар. М.Хәсәнов

2) Тир белән чыланган. Гофран абзый --- җәлт кенә киез эшләпәсен салды, аның эченнән беләүләнгән кәләпүш килеп чыкты, абзый күзләрен йомып, мыс-мыс килеп, шул тирле кәләпүшен иснәде ---. М.Мәһдиев. Рәшидә иртәдән бирле мунча стеналарын юып тирләгән һәм, тирле киемнәрен суга батырып, ялангач килеш эшләп ята иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә