ТИРЛӘ’Ү ф. 1) Тәннең тир бизләреннән сыекча, тир бүленеп чыгу. Аның белән сөйләшкәндә, Зарифуллинның борын очы тирләде, берөзлексез тотлыкты ---. М.Мәһдиев. Җәүһәргә ишелеп төшкән бу бәхеттән Илсөяр тиресенә сыеша алмас хәлгә килде. Битенә кан йөгерде, чәч төпләре тирләде. Ф.Яруллин 2) күч. Пар, бу чыгару, пар бөркеп тору. Кап-кара сырма бәрхет булып сузылган кыр кояшка җылынып, тирләп, парланып ята. И.Салахов 3) күч. Парлану, бу, пар куерып тамчы булып утыру; конденсат барлыкка килү. Хәбибнең күзлек пыялалары тирләде. М.Мәһдиев. Зарифның кайнар сулышыннан тәрәзә пыяласы тирләп чыкты. М.Хәбибуллин Тирләп бетү к. тирләп чыгу. Тирләп беттем, сулышым капты. С.Сабиров. Ул, чүгәләп, бер кулы белән улының тирләп беткән маңгайларыннан сыйпый, бармаклары белән юеш чәчләрен аралый. Л.Ибраһимова Тирләп китү Кинәт тирләү. Фәтхерахман башта каушап, соңыннан ачуыннан кызарып, тирләп китеп, «әйе, әйе»дән башка җавап кайтармады. К.Тинчурин. Газинурның маңгае тирләп китте. Г.Әпсәләмов Тирләп чыгу Бик нык тирләү. Бу хәлдән ул кинәт тирләп чыкты һәм үзенең төзәлмәслек бик зур ялгыш ясаганын сизә башлады... А.Алиш. Уф, башым авырта башлаган иде, хәзер арт чүмечем сызлый, култык асларым тирләп чыкты, манма су ---. А.Гыйләҗев Тирли башлау Тирләргә тотыну. Галиулла Дорадан килгән хушбуй һәм яшь, көчле хатын исеннән тирли башлады. З.Зәйнуллин. Фарукҗан бер дә уйламаганда тирли башлады, шулай да сер бирәсе килмәде. Т.Әйди |