ТИРЛӘТҮ ф. 1) Тир барлыкка китерү, тир чыгарлык итеп эшләтү, куу һ.б. Азымбай карт бу эш өчен, җәйләүдән җәйләүгә чабып, күп ат тирләтте. Г.Ибраһимов. Газинурның укуы турында сораштырды, бик кыен түгелме, диде. – Җиңел түгел, нык тирләтәләр, – дип җавап бирде. Г.Әпсәләмов

2) з.-сыз Тирләргә туры килү, тирләүгә дучар булу. Кояш бар көченә кыздыра. Җил булмаганлыктан бөркү, тирләтә. В.Нуруллин. Автобусның түбә капкачлары, тәрәзәләре ачык. Шулай да тынчу, тирләтә. М.Хуҗин

Тирләтә башлау Тирләтергә тотыну. Зәйтүнә якынайган саен, аның җылысы күкрәкләрне йомшартты, ниһаять, тирләтә башлады. Ә.Низаметдинов

Тирләтә төшү Тагын да ныграк тирләтү; бераз тирләтү. Тамак ялгаганнан соң ятып алсаң да ярар иде дә, моңа кадәр сизелмәгән тынчу һава Исмәгыйльнең борынына кереп, тәнен тирләтә төште. Ф.Яхин

Тирләтеп бетерү Тәмам тирләтү. Кура иясе атны яратмаса, атланып йөреп тирләтеп бетерә, кыйный, ашатмый икән. Халык афоризмнары. Шәфкать тә гүя Корычнурның уйларын укып ята. Ул, ну дәрт тә соң үзеңдә... тәмам тирләтеп бетердең, дигән булып, уң аягын юрган өстенә бөкләп куйды ---. М.Шаһимәрдән

Тирләтеп җибәрү Тиз арада тирләтү. Чәйдән соң тирләтеп җибәрде. Ю.Әминев

Тирләтеп чыгару к. тирләтеп җибәрү. Салкын тигәндә бал белән чәй эчү дә файдалы, хәзер тирләтеп чыгара. Сәламәт булыйк!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә