ТИРЛӘ’П-ПЕШЕП рәв. Бик каты тырышып; зур көч куеп. Шәйдулладан исә иҗади язу, сөйләү эше булмый. Тирләп-пешеп шактый утыргач, ул, укытучыдан котылу, чиратны уздыру өчен генә, ике җөмлә язып куйды: «Җәй көне мин әти белән урманга барганыем. Анда мин аю күрдем». М.Мәһдиев // Арып-талып. Ниһаять, Гөлсәйдә тирләп-пешеп кайтып керде: – Кеше шундый күп! Ф.Яруллин |