ТИРЕЧЕ и. 1) Тире җыючы; тире эшкәртү белән шөгыльләнүче кеше. Игенчеләр иген иккән, терлекчеләр мал-туар асраган, чүлмәкчеләр чүлмәк ясаган, тиречеләр тире иләп күн ясаганнар. Н.Фәттах. --- бу малайлар яз айларында, ярлырак башка авылдашлары кебек үк, дала-кырда йомран аулап, шуларның итен сабын кайнатучыларга, тиресен тиречеләргә сатып көн күрәләр. Л.Хәмидуллин 2) Тире белән сәүдә итүче кеше. Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Г.Тукай. Ул кыз --- тирече Ибраһим байга хәләл җефет булган. Ф.Әмирхан |