ТИРЕСЛЕК и. 1) Тирес тупланган урын, тирес өеме. Сары тавык, түл өчен азык эзләп, тиреслектә тибенеп йөри иде. Н.Фәттах. Рәниягә терлек абзары янындагы көрәнсу тиреслектә нәрсәдер селкенә кебек тоелды. А.Вергазов

2) күч. диал. Тискәрелек, кирелек. Шул рәвешле, саф хисләрнең татар арасында бу чорларда шактый ук нык тамырланган кирелек – тиреслекне җиңеп үтүе күрсәтелә, укучыда рухи канәгатьләнү тудыра. А.Әхмәдуллин

Тиреслек башы Авылның тирес түгә торган урыны, чүплек базы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә