ТИРЕСЛӘ’Ү ф. Тирес белән ашлау, җир өстенә тирес таратып салу, тирес белән аралаштыру. Җирне тиресләп яхшыртканнан соң, әүвәл арыш уҗымы вә богдай уҗымы чәчәләр. К.Насыйри. Торбалар сузып, суын үткәргәч, җирен әйбәтләп тиресләп, ашлап җибәргәч үсә ул әйбер, үсә. Ф.Яруллин

Тиресләп бетерү Тиресләнәсе җирне тулысынча тиресләү; бөтен җирне тиресләү

Тиресләп җибәрү Бераз, берникадәр тиресләү

Тиресләп кую Алдан ук тиресләү, тиресләнгән хәлгә китерү. Яшелчә бакчасын көздән тиресләп кую

Тиресләп тору Һәрвакыт, гел тиресләү

Тиресләп чыгу к. тиресләп бетерү. Чөгендер чәчәсе кишәрлекне тиресләп чыктык

Тиресли башлау Тиресләргә керешү

Тиресли тору Даими яки әледән-әле тиресләү; озак вакыт дәвамында тиресләү эшен башкару. Кырны тиресләп торсаң гына, уңыш уңа



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә