ТИРЕСЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. тиресләү . Сафа, хатыны Саҗидә белән, ындыр артына чыгып, җиренең тиресләнгән өлешен китмән, көрәк белән казыды да казна биргән орлыкны чәчте. М.Галәү. Ул елны әлеге тиресләнгән җиргә чәчкән кукурузның гектарыннан ике йөз дә унҗиде центнер уңыш җыеп алдык. В.Нуруллин 2) Тирескә әверелү. Тиресләнгән салам өеме |