ТИРЕ’С КОРТЫ и. 1) зоол. Май коңгызының личинкасы. Шулай да без оя кырыена суалчан, тирес корты ише нәрсәләрне куеп карадык. Ф.Яруллин 2) күч. Кемне дә булса ачуланганда әйтелә торган сүз. – Ах син, җирбит! – диде ул, секунд эчендә үзгәреп. – Әле син монда безнең ирләрне аздырып ятасыңмыни? Кәнтәй, тирес корты --- синең кебек кәнтәйгә нинди егет карасын? Ф.Яруллин. Ләкин нихәтле генә чеметсә дә, эчтән генә «тирес корты» дип көлсә дә, Гафур Гаяз Идрисовичның кыланмышларына түзәргә тиеш. Н.Гыйматдинова 3) күч. Бик сөйкемсез яки төскә-башка да ямьсез, күрексез кеше |