ТИРЕС и. 1. 1) Терлекнең салам һәм печән калдыклары белән аралашкан тизәге (ашлама сыйфатында һәм кизәк сугу өчен файдаланыла). Сугыш вакытында басу түренә кул чанасы белән без тирес чыгарганда, Чулак Абдул тире иләп акча сугып ятты. М.Мәһдиев. Сәгыйдә, нәрсәдәндер өркенгән кыяфәттә, сәнәгенә таянып, кардан чыккан саламлы тирес өеме өстендә басып калган. Н.Хәсәнов

2) Нәрсәнең дә булса кире ягы, арткы, эчке, тискәре ягы

3) диал. Төньяк. Тирестән искән җил

2. с. мәгъ. диал. 1) Кире, сул; арт. Тискәре тирес ягы белән туа. Мәкаль

2) Кирегә юнәлгән, кирегә табан булган. Тирес юл

3) Төньяктан искән (җил тур.)

4) Юл уңаенда, юл өстендә булмаган, читтәге, ерактагы. Бу авыл тиресрәк якта

5) күч. Тискәре холыклы; явыз, яман. Тирес кеше дә телдәр, тиген кеше дә телдәр. Мәкаль

Тирес яктан карау Өнәмәү, яратып бетермәү, хупламау. Без әүвәлдән үк аларга тирес яктан карыйдыр идек, моннан ары һәм шулай карармыз һәм карарга тиешбез. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә