ТИРЕ I и. 1. 1) Организмны каплап торган, тышкы тәэсирләргә чыдамлы тән тышчасы. Бермәлне балалар йортында йогышлы тире авыруы – кырчын тарала. А.Тимергалин. Аркасының яртысы диярлек зәңгәр, кызыл тире белән капланган: өзгәләнгән яра эзе калган. З.Зәйнуллин

2) Үтерелгән, суелган хайваннан тунап алынган тышча, күрек яки күн итеп эшкәртү өчен чимал. Тире эшкәртү, сабын кайнату мануфактуралары, нигездә, йомышлы татарлар кулында булган. М.Мәһдиев. Йомшак болан тиресе өстенә ике шешә спирт чыгарып куйгач та, хуҗалар «алмыйбыз» дип баш тартып маташтылар. А.Хәсәнов

2. с. мәгъ. Шундый тышчадан тегелгән, эшләнгән. Өстенә кыршылган тире тун, башына колакчын малахай кигән карт шунда гына икән ---. А.Вергазов. Тирә-якны тире барабан тавышлары баса. А.Хәлим

Тире белән сөяккә калу Бик ябыгу. Ачлыктан, чамасыз газаплардан интеккән, тире белән сөякләре генә калган бик ябык, хәлсез кешеләр --- иреккә чыктылар. А.Шамов. Тире дә (белән) сөяк кенә Үтә ябык, арык. Тире җыеп күн эшлим «Нишлисең?» дигән сорауга каршы шаяртып бирелә торган җавап. – Теләгән кеше нишли, беләсеңме? – Тире җыеп күн эшли. З.Мурсиев. – Әнәс, контрабандистлар нишли? – дип сорыйм. – Тире җыеп күн эшли! Р.Габделхакова. Тире иләп күн эшлим к. тире җыеп күн эшлим. – Кызлар нишли анда, нигә бик озак! – дип, түр якка ишеттерде Җик Мәргән. – Тире иләп күн эшлибез! – дип җавап бирде аңа Зәйтүнә. М.Хәбибуллин. Тиресе калын Һәртөрле шелтә, тәнкыйть сүзләренә исе китми торган. Ләкин бу өшү-сызлану тыштан караганда күренми, шунлыктан мастерскойда Мәрьямнең көенечләре хакында җиңелчә көлемсерәп сөйлиләр: «Безнең Мәрьям бирешми, тиресе калын аның», – диләр. М.Маликова. Авыл кешесенең тиресе калын булса да, күңеле нечкә аның. Р.Вәлиев. Тиресенә сыеша алмау к. тиресенә сыймау. Җәүһәргә ишелеп төшкән бу бәхеттән Илсөяр тиресенә сыеша алмас хәлгә килде. Ф.Яруллин. Ул һаман, тиресенә сыеша алмас дәрәҗәгә җитеп, әтиемнән акча таләп итә. Э.Шәрифуллина. Тиресенә сыймас булу к. тиресенә сыймау. Тиресенә сыймау 1) Бик каты ярсып ачулану. Болай да әле ул ачуыннан тиресенә сыя алмыйча йөри. Г.Камал. Галимҗан өчен әтисе, үз тиресенә сыя алмаган арыслан шикелле котырынып, аның өстенә йодрыкларын төйнәп ташланды ---. С.Поварисов; 2) Артык симерү, юанаю; 3) Бик нык кәпрәю, масаю. Тиресеннән чыгарга җитешү 1) к. тиресенә сыймау; 2) к. тиресеннән чыгу (2 мәгъ.). Егетләр, --- тиреләреннән чыгарга җитешеп, кунакка ярарга, аның күңелен табарга тырышалар. Ш.Бикчурин. Тиресеннән чыгарлык булу 1) к. тиресенә сыймау. Фабарисовка мәдрәсә турында Мәскәүдән дә гел тамызып, кыздырып тордылар ---. Шуңа күрә Фабарисов та тиресеннән чыгарлык булып тырышты: мәдрәсә өстенә бәла-казаларны, борчу-проблемаларны өеп кенә торды. Ф.Бәйрәмова; 2) к. тиресеннән чыгу (2 мәгъ.). Тиресеннән чыгардай булу 1) к. тиресенә сыймау. Сарычев үзенең аппараты белән, тиресеннән чыгардай булып, халык җыя башлады. Ә.Салах; 2) к. тиресеннән чыгу (2 мәгъ.). Әлбәттә, аның бу тырышлыгын тиз күреп алдылар. Тиресеннән чыгардай булып тырышкан кеше күләгәдә калмый ул, андыйларны бәһали беләләр бездә. Р.Зәйдулла. Тиресеннән чыга язу 1) к. тиресенә сыймау. Байбикәнең Арча станциясеннән каядыр озату өчен төяткән ике вагон тактасын, ниндидер сәбәпләр аркасында --- поездга такмаулары турында хәбәр китерделәр. Әби патша тиресеннән чыга язды. М.Хәсәнов; 2) к. тиресеннән чыгу (2 мәгъ.). Тиресеннән чыгу 1) к. тиресенә сыймау. Парторг чагында йорт саен кереп, аракы таптырып, тиресеннән чыгып Алла сүккән атеист Җәмшык, мулла булып кайткач, үтә диндар булып китте. Р.Батулла; 2) Берәр максатка ирешү яки нинди дә булса эшне башкару өчен, бик күп көч кую. Гаяров, якын дустының якты истәлеге өчен, тиресеннән чыгып, дөньяның астын өскә китерәчәк. Т.Галиуллин. Ә Нәсих тапканга гына тормыш алып барулары нык авырлашканга күрә, Нәгыймә апага, кем әйткәндәй, тиресеннән чыгып йорт-җирдә бөтерелергә туры килде. Ш.Алпар. Тиресен тунату к. тиресен тунау. Сельсовет кооперация эшен карамый гына түгел, белә торып авылның тиресен туната. Т.Гыйззәт. Тиресен тунау 1) Кыйнау. Лагутченконың да ике кат тиресен тунарга кирәк! Ә.Галиев; 2) Бик каты эксплуатацияләү, изү. – Ябай халыкның тиресен тунар өчен, түрә-бояр кырыкмаса кырык фәрман уйлап табар инде, – дип, аны башка крәстияннәр дә эләктереп алды. В.Имамов. Тиресе сөягенә ябышу к. тире белән сөяккә калу. Тәнендә карга чукырлык та ите юк. Тиресе сөягенә ябышкан. Халык афоризмнары. Халыкның тиресе сөягенә ябышкан. Ш.Галиев. Тиресе юка Тиз хәтере кала, тиз үпкәли торган, үпкәчел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә