ТИРГӘШҮ ф. Бер-берең белән үзара сүзгә килү, ызгышу, талашу, әрләшү. Аның теленә егылып үләрсең. Хәер, монда башкалар да шундый: тиргәшәләр, талашалар. Н.Фәттах. Ул көнне күршеләр бик озак тиргәштеләр... Р.Ахунова

Тиргәшә башлау Тиргәшергә тотыну. --- мин кайтканны белгән килеш, берничә көн буе телефоннан да шалтыратмагач, хәтта ачу кузгалды: беренче сүз итеп тиргәшә башлармын кебек иде. Ә.Баян. Кичен Рәсим абый эштән кайтты да нәрсәгәдер ачуланып тиргәшә башлады. Р.Ахунова

Тиргәшә язу Чак кына тиргәшмичә калу. Директорга кереп тиргәшә язсам да: «Әгәр без гел үз теләгәнебезне генә эшләп йөрсәк, тормышның кызыгы калмас иде», – дигән фәлсәфи нәтиҗә генә ишеттем. Ә.Баян

Тиргәшеп алу Берара, кыска вакыт яки бер тапкыр тиргәшү. Безнең малай чактагы кебек алар да качышлы уйныйлар, кычкыралар, бер-берсен хәрәмләшүдә гаепләп, чәте-чәте тиргәшеп алалар. Н.Фәттах. Андый тормыш та көнләшерлек түгелдер: китсә ялгыз, кайтса ялгыз, бер рәхәтләнеп тиргәшеп алырлык кешең дә булмагач яныңда. К.Кара

Тиргәшеп йөрү Озак вакыт дәвамында, төрле урыннарда, берөзлексез тиргәшү. Нинди чыдамлык, ди, ул? Чыдам булган кеше секретарь белән тиргәшеп йөримени, авыру хатын белән әйтешәмени? Н.Фәттах

Тиргәшеп китү Кинәттән яки көтмәстән тиргәшә башлау, ниндидер сәбәп белән тиргәшергә тотыну. Безнең бер компьютер, ике планшет, ике ноутбук бар, әмма бу гына җитми, балаларның шул компьютер аркасында тиргәшеп китүләре дә бик мөмкин, шуңа да кызларның зурларына телефон алдык. Кызыл таң. Хәтсез еллар гаилә булып яшәгән, шушы никахта өч бала тәрбияләгән урта яшьләрдәге ир белән хатын юктан гына тиргәшеп китә. Өмет

Тиргәшеп тору Гел, даими тиргәшү; хәзерге моментта тиргәшү. – Шуның өчен тагын берне күтәреп җибәр әле, әтәй, – диде. – Хатын-кыз тиргәшә торсын. Тиргәшмәсә, ул хатын-кыз да булмай. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә