ТИРГӘШ и. 1) Үзара тиргәшү күренеше. Мин инде хәзер мораль уку, ачуланыш-акланыш, тиргәш китәр дип көткән идем, алай булып чыкмады. Р.Миңнуллин. Монда Апрай аркасын ачып ята, тегендә тиргәш, кычкырыш дәвам итә, көче җитмәгәннәр елашалар иде. Г.Гыйльманов

2) Ачулану, әрләү, орышу сүзләре. Бөтен ишегалды тавыш, талаш, тиргәш белән тулды. М.Хәсәнов. Әмма ерак китә алмады Вахит, зәһәр тиргәш, каргыш тавышлары ишетеп, артына борылып карады. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә