ТИРГӘ’Ү ф. Кемне дә булса ачулану, сүгү, хурлау, әрләү. Ә безне, качакларны, кочак җәеп каршыламадылар. Мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да тиргәделәр. И.Юзеев. Әнә бит әнкәсе тиргәгән саен: «Йөрмә шул тауга, эчендәге рухлары чыгып, сихерләп дивана ясарлар», – дип тирги. Г.Гыйльманов Тиргәп алу Аз гына вакыт, бераз гына тиргәү. Фәрдәнә ахыр чиктә күңеленнән улы өчен Хәбирне тиргәп алган чаклары да була. Х.Камалов. Шундук: «Нәрсә җебеп төштең?» – дип, эченнән үз-үзен тиргәп алды. М.Маликова Тиргәп бетерү Бик каты тиргәү. Әзмәвердәй егет, Нургалине утыртуы өчен, үзен ничек кенә тиргәп бетермәде. Н.Хәсәнов. Сез мине тиргәп бетергәнсездер инде. М.Вәлиев Тиргәп йөрү Кабат-кабат тиргәү, озак вакыт тиргәү. «Аерылгач та әле белерсең» дигән сүзләремне хәтерлимсең? Юкса һаман тиргәп йөримсең? А.Алиш. Корреспондент китеп баргач та, тынычланып җитә алмыйча, күңеленнән аны тиргәп йөрде. Г.Ахунов Тиргәп ташлау сөйл. Кызып китеп каты гына тиргәү. Дуслары Фәниярга ялгыз калырга да, эшсез ятарга да ирек бирмәделәр. Таләп иттеләр, ялкаулана башласа, тиргәп ташладылар. Ф.Яруллин. Тракторчы Имай шунда, миңа иске трактор бирдең дип, Шаязны аты-юлы белән тиргәп ташлады. Ф.Садриев Тиргәп тору Хәзер, шушы моментта яки даими рәвештә тиргәү. Ачык ишектә Бәһиҗә түтәй ирен тиргәп тора иде: – Ничә әйттем мин сиңа, шуны берәр кая олактыр, дип! М.Маликова. Әбисен бик яхшы аңлый малай: юньсез булгач, Рөстәмнең әтисен гел тиргәп тора ул. Л.Ихсанова Тирги башлау Тиргәргә тотыну. --- Сөмбел Якупка якын килде һәм күзләрендә чакматаш чаткылары чатнатып тирги башлады. А.Хәлим. Шулай газапланып, анда кагылып, монда сугылып йөргәндә, Рөстәм үзе килеп кулымны тотты. Үземне тыя алмыйча, аны пыр туздырып тирги башладым. Л.Ихсанова |