ТИРГӘНҮ ф. Нәрсәдәндер канәгать булмыйча, үз-үзеңне яки кемне дә булса үзалдыңа тиргәү. Шәяхмәт бүген --- атына сукмый, тиргәнми. Ә.Фәйзи. Бу ни булып чыга инде? Киңәш юк, сөйләшү юк, тот та өйлән, имеш. Эченнән генә шулай тиргәнде Гафур, ләкин кайтарып сүз әйтмәде. Җ.Рәхимов

Тиргәнә башлау Тиргәнергә тотыну. – Менә чиртешле уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам, абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде карчык. М.Галәү. Ишек ачып керер хәл юк: «Урамда йөргән аяк киемеңне ник өйгә сөйрисең?» – дип, әни тиргәнә башлый. Л.Гыймадиева

Тиргәнеп алу Бераз тиргәнү. Караңгы коридордан үткәндә тиргәнеп алдым. Р.Кәрами. Шакирә эченнән генә тиргәнеп алды: – Кысыр хәсрәт! Р.Габделхакова

Тиргәнеп йөрү Бертуктаусыз тиргәнү. Рәмзия моңа бик нык өзгәләнә. Ләкин орылып-бәрелеп тиргәнеп йөрми. Г.Гыйльманов. Урам буйлап бәрелеп-сугылып, тиргәнеп йөрде дә, кайтып, баш төзәтеп, бүрәнәләр арасына бөкләнеп төшеп йоклап китте... Кәеф ничек?

Тиргәнеп кую Кинәт бер мәртәбә тиргәнү. Сидоров, запас маскхалат алмавы өчен үз-үзенә ачуланып, тиргәнеп куйды. Г.Әпсәләмов. – Шайтан! – дип тиргәнеп куйды Солтанъяр. З.Мурсиев

Тиргәнеп тору Хәзер, шушы моментта яки даими рәвештә тиргәнү. Директор апа ләң-ләң итеп тиргәнеп торды. Л.Гыймадиева. Әйе, мондый хатынның көн саен өйдә тавыш чыгаруына, --- гомере буена ашау турында гына сөйләнеп-тиргәнеп торуына гаҗәпләнергә урын калмый. М.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә