ТИРГӘЛҮ ф. төш. юн. к. тиргәү . Тора-бара бер хакыйкатьне аңлады: планны үтәсәң – син кеше, планны үтәмәсәң – кеше түгел. Беренче очракта сиңа кадер-хөрмәт, дан, мактау, икенче очракта тукмалу, тиргәлү, хурлану. Ф.Садриев. Әрләнеп, тиргәлеп, эт итеп сүгеп чыгаруга әзер булып кергән Әнисә югалып кала. Т.Галиуллин

Тиргәлә килү Күптәннән, алдан ук, кат-кат тиргәлү. Байтак вакытлар тиргәлә килгән әдәби тәнкыйть соңгы елларда тәмам югалды. Басылып чыккан әсәрләр үзләренең тиешле бәясен алмый, алар хакында җанлы әңгәмә, фикер алышу юк. Казан утлары

Тиргәлә тору Даими рәвештә, һәрвакыт тиргәлү; кат-кат тиргәлү. Әнә шулай каргала-тиргәлә торгач, Таһир түзмәде: балдызы имтиханга әзерләнеп яткан бүлмәгә килеп керде. Н.Акмал

Тиргәлеп тору Әле, хәзер тиргәлү; даими рәвештә, һәрвакыт тиргәлү. Кыскасы, гел тиргәлеп торган ЖКХ да, юлчылар да шушы районда яшәүчеләрнең яшәеш шартларын күпмедер яхшыртмакчылар инде. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә