ТИРБӘТҮ ф. 1) Йомшак кына итеп яки ритм белән селкетү, чайкалдыру. Пароходны уйнап кына тирбәткән кыргый диңгез, --- тора-бара минем кәефемне тәмам яхшыртты. Ә.Еники. Аннан Ул Әлфияне кызык иткән: Алдына алып тирбәткән, Әлфия йоклап киткән. М.Шабаев

2) к. тибрәтү (2 мәгъ.). Кичке җил дәү әрекмән яфракларын тирбәтте, агачтан агачка күчә-күчә, төн килде, сандугач килмәде. А.Гыйләҗев. Чия чәчәге таҗында Өч бал кортын тирбәтте. Р.Зәйдулла

Тирбәтә башлау Тибрәтергә тотыну. Ильяс, күзләрен кысып, кулын алга сузды да, диңгез кебек җәелеп яткан колхоз кырларында тук башаклар чайкалуын күрсәткәндәй, җай гына тибрәтә башлады. Г.Әпсәләмов. Исрафилов берәр сүз әйтергә тел тибрәтә башласа, йөз сүз белән моның авызын томалады. Ф.Яруллин

Тирбәтеп алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә тирбәтү. Аннары пычкысын тибрәтеп алды, Асия кулындагы гармунга карап мут кына елмайды. Г.Әпсәләмов. Бу юлы да күз кабакларын челт-челт тибрәтеп алды да тезеп китте: – Менә хәзер лётчик Марат абый үзенең ярапланы белән, теге вакыттагы кебек, безнең Үзәнле өстенә килеп чыкты, ди. Н.Хәсәнов

Тирбәтеп җибәрү Кинәт кенә тирбәтү. Һәм ул пычкының бер башын скрипка кебек ияк астына кыстырып, икенчесеннән шундый тибрәтеп җибәрде: гади пычкы сандугач кебек сайрый башламасынмы! Г.Әпсәләмов. Йосыф, гомер иткән карчыгыннан башка, үз янына кемне дә булса кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Әмма Габделбәр авызыннан чыккан Йөзембикә исеме аның күңел кылларын тибрәтеп җибәрде. Г.Нурулла

Тирбәтеп карау Тикшерү-белү максаты белән тирбәтү. Аның бердән үрелгән толымын учына алып, үлчәргә теләгәндәй тирбәтеп карады. М.Галиев. [Бишек] чөйлегеп китәрлек түгелме дип, кат-кат тирбәтеп карады, каешларны бер кыскартты, бер озайтты. Ф.Әмәк

Тирбәтеп тору Озак, даими рәвештә яки сөйләү моментында тирбәтү. Бу җыенда катнашучылар арасында балаларын арбада тибрәтеп торучылар шактый иде. А.Кормаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә