ТИРБӘНЧЕК с. 1. Тирбәлеп утырырга җайланган. Атларда булыр җиз ыңгырчак, Тирбәнчеккәй арба бик йомшак. Җыр. Дачага җиһаз дисеңме? Боер гына! Камыш урындыклар, тирбәнчек көрси. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. 1) Тирбәнеп утыру яки яту өчен җайланган урындык. Тирбәнчеккә утырып ял итү

2) Утырып яки басып атыну өчен, баганага һ.б. асылган җайланма, таган. Чәчәкләр әйтерсең лә тирбәнчектә атыналар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә