ТИРБӘНҮ ф. 1) к. тирбәлү . Талдан талга күчеп куышып йөрдек, Ботакларга басып тирбәндек, Күпме уен, күпме җыр өйрәндек – Бар да, бар да сагынып сөйләрлек. М.Җәлил

2) күч. Даими булмау, үзгәреп тору. Базар бәяләре тирбәнү

Тирбәнә башлау Тирбәнергә тотыну. Ул менә бөтенләй онытылды. Йомшак кына саллана торган көймәгә утырган кеше кебек, китапның язылу музыкасында тирбәнә башлады. Г.Исхакый. Кызчык керә-керешкә бүлмәне бер әйләнеп, әйберләргә кагылып, бөтерелеп алды, диванга үрмәләп менде дә тирбәнә башлады. Ш.Галиев

Тирбәнеп алу Бераз гына тирбәнү. Машина йомшак кына төртелеп тукталды да алга таба бер тирбәнеп алды. М.Мәһдиев. Гөл яфраклары тирбәнеп ала. Р.Бәшәр

Тирбәнеп карау Тикшерү-белү максаты белән тирбәнү. --- тайга, тау камышларыннан шыгырдавыклы урындыклар, бала коляскалары үрергә Миңнулланың осталыгы җитмәс дисеңмени? Утрау балалары ул үргән коляскаларда да тирбәнеп карасын. Ә.Маликов

Тирбәнеп кую Бер тапкыр тирбәнү хәрәкәте ясау. Әтәч башын кыңгыр салган да, ут кызыл кикриге һәм алкалары селкенеп-тирбәнеп куя. Р.Низамиев. --- иртәнге йомшак җилнең исеп алуыннан, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре, бер-беренә хәерле иртә теләгәндәй, тирбәнеп куялар. Г.Васыйлова

Тирбәнеп тору Һәрвакыт, бертуктаусыз тирбәнү; әле, хәзерге моментта тирбәнү. Давыл башланганга ике тәүлек тулып өченчегә киткәч, кич белән җил басылган, диңгез шактый күтәрелеп чайкалса да, күбекләр пошкырмый, йомшак кына тирбәнеп тора иде. Ш.Камал. Уйсурак җирләрдән әле эрегән кар исе аңкый, үрләр өстендә җиңел рәшә тирбәнеп тора. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә