ТИРБӘНЕШ и. 1) Тирбәнү хәрәкәте. Эластик материал тирбәнешкә гаять чыдам, ул теләсә нинди корычтан да өстенрәк, нәтиҗәдә очу аппаратының эксплуатация вакытын шактый озынайтырга мөмкинлек туа. Р.Ибраһимов. Белгечләр, Себернең көньяк районнарында җир астында тирбәнешләр әле тагын ике-өч ай дәвам итәр, дип фаразлыйлар. Татарстан яшьләре

2) Алмашучанлык, үзгәреп торучанлык; тотрыксызлык. Үзенең күп кенә җырларында ул --- кеше күңелендәге тирбәнешләрне музыка теленә күчереп аңлата. Р.Низамиев. Температураның сезонга карап һәм тәүлек эчендә тирбәнеше зур түгел. Материклар һәм океаннар географиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә