ТИРБӘЛҮ ф. 1) Йомшак кына селкенү, салмак кына чайкалу. Сабит, урылмаган кыр өстендә тирбәлгән серле рәшәне, җылы дулкыннарда тибрәлгән тургайларны күзәткән булып, читкәрәк китте. А.Гыйләҗев. Бу көй, җил уңаена җай гына тирбәлгән юкәләрнең ябалдашларына уралып, бер урында очынып-сихерләнеп торды ---. А.Вергазов 2) Алга һәм артка, бер яктан икенче якка яки өстән аска талгын ритмда хәрәкәт итү. Бәйләнгән мичкәләр калкавыч кебек аска-өскә тирбәлделәр. А.Тимергалин. Бәшир углы Гомәр дигән малай шунда дөньяга аваз салган, шунда аның бишеге тирбәлгән. М.Вәлиев Тирбәлә башлау Тирбәлергә тотыну. Ләкин, кире авылга кайткан чакта, күңеле бөтенләй икенче нәрсә өмет итеп тирбәлә башлады. Н.Фәттах. Шул вакыт кай урындадыр, тирәндә, башта сизелер-сизелмәс кенә, аннан бөтен тәнгә-җанга таралып, таныш бер көй тирбәлә башлады. И.Юзеев Тирбәлә тору Бернигә карамастан тирбәлүне дәвам итү. Шулай тирбәлә торгач, ул бишеге-ние белән әнкәсенең кулыннан ычкынып китә дә... галәм киңлегендә очып йөри башлый. Г.Гыйльманов Тирбәлеп алу Бераз гына тирбәлү. Җаббаровның яңак сөякләре тирбәлеп алды. А.Вергазов. Дала тирбәлеп алды. А.Хәлим Тирбәлеп кую Бер тапкыр тирбәлү хәрәкәте ясау. Туктаров ике кулын кесәләренә тыккан хәлдә тирбәлеп куйды. А.Хәсәнов. Аннары боз кисәге дә урыныннан кубып, чак кына калыкты да бәке өстендә тирбәлеп куйды. М.Хәсәнов Тирбәлеп тору Әле, хәзер тирбәлү; һәрвакыт, бертуктаусыз тирбәлү. Марлядан ясалган юка пәрдә әкрен генә тирбәлеп тора. Г.Әпсәләмов. Причалның нык такталарыннан тирбәлеп торган палубага барып төшкәч, чайкалып егыла язды, аягына чак басып калды. М.Маликова |