ТИРӘ’-ЯК җый. и. 1. 1) Билгеле бер ноктаны, төбәкне һәр яктан әйләндереп алган тирәлек, тирә-юнь. Кояшлы якты көн, тирә-якта гөлчәчәкләр исе аңкый, аларның йомарлам-йомарлам алсу, кызыл чәчәкләре урамнарга ямь өстенә ямь бирә. Т.Әйди. Күлнең тирә-ягы камышлы саз, ә көньяк яры коры һәм калку күренә иде. И.Хуҗин 2) Як, төбәк, бер тирәдәрәк булган торак пунктлар, объектлар җыелмасы. Заманында өяз үзәге булып торган, зур базарлары, мәктәпләре, дүрт-биш мәчете, укымышлы, галим кешеләре белән бөтен тирә-якка дан казанган бу татар авылы ничек барлыкка килгән соң --- ? Ф.Бәйрәмова. Данлыклы курайчы ул, тирә-якта берәү генә! Г.Якупова 2. с. мәгъ. Әйләнә-тирәдәге, тирә-юньдәге. Тирә-як урамнарны сырып алган халык диңгезе, --- ни булыр дип сабырсызланып көткән минутта, кинәт мәдрәсәнең зур ишекләре ачылып китә. Г.Ибраһимов. Теге өч ирнең икесе – балта остасы, берсе – мич чыгаручы, гомерләрен күбрәк тирә-як районнарда, хәтта чит өлкәләргә чыгып та эшләп үткәрүчеләр икән. В.Нуруллин |