ТИРӘСЕНДӘ бәйл. 1) к. тирәли1. Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. А.Алиш. Бу китабында Птолемей планеталарның хәрәкәтсез Җир тирәсендә әйләнеп йөрүе турындагы тәгълиматын бәян итә. А.Тимергалин

2) Чама белән, якынча. Миңа ике-өч яшьләр тирәсендә Галимҗан абыйларга кунакка бардык. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә