ТИРӘНТЕН рәв. 1) Эчтән үк 2) Ерактан ук. Әллә кайлардан тирәнтен гөрләп килеп күк күкри. Ш.Камал 3) Тирән итеп. Таҗи абзый тирәнтен сулап куйды да кызулыгын тыя төшкәндәйрәк итеп әйтте: – Егылып та китәрсең шул... Ш.Маннур. Басуларны өч ел – өстән генә, бер ел тирәнтен сөрәбез. Кызыл таң 4) күч. Ныклап өйрәнеп, белеп, аңлап, төрле нечкәлекләренә игътибар итеп. Ул аны буеннан-буена, борынгы дәверләреннән башлап, Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Русия дәүләте составындагы чорларны да кертеп, XIX гасырга кадәрге чорларына кадәр колачлап ала, әтрафлы һәм тирәнтен тикшерә. М.Хәсәнов 5) күч. Тирән мәгънә белән, уйлап, фикерләп. Рәдиф Гаташ – язма һәм сөйләмә тел байлыгын, шигъри казанышларны тирәнтен тоеп, белеп язучы әдип. Х.Миңнегулов. Ул [Гөлсем Сөләйманова] халыкның моңын гына түгел, психологиясен, көнкүрешен, тарихын, нинди халык булуын, кыскасы, аның эчке дөньясын тирәнтен сизеп, аңлап, кичереп җырлый. А.Арсланов ◊ Тирәнтен йөзү к. тирән йөзү. Әмма бездә, гомумән Россиядә, җыр сәнгатендә тирәнтен йөзә торган тәнкыйтьчеләр юк. Ватаным Татарстан. Кешедән эш таләп итү өчен, җитәкченең үзенә әлеге тармакта тирәнтен йөзү кирәк. Хезмәт. Тирәнтен сөрү к. тирән йөзү. Берәр язучының портретын эшләргә яки аерым бер әсәрен иллюстрацияләргә алына икән, Тавил инде ул авторның бөтен иҗатын ныклап өйрәнмичә туктамый. Фәкать шулай тирәнтен сөргәндә генә әдипнең образын тулаем күзалларга мөмкин, дигән фикердә бу рәссам. К.Миңлебаев |