ТИРӘНЛЕК и. 1) Өстән иң төпкә кадәр ара, вертикаль үлчәмнең зурлыгы. Ул телефон аркылы полк штабы белән хәбәрләшеп алды да, блиндаждан чыгып, кеше буе тирәнлегендә казылган аралашу юллары буенча пехотачылар янына китте. Г.Әпсәләмов. Омельченко ярты чакрымлы ташкүмер базында эшләсә, Патреевның эш урыны сиксән-туксан метр гына тирәнлектәге сланец катламында икән. Р.Кәрами

2) Бик зур пространство, чиксез киңлек; нинди дә булса тирәлекнең тирән урыны. Монда инде --- икеләнеп тормыйсың: туп-туры яр башыннан йөгереп килеп, зәңгәр тирәнлеккә сикерәсең... И.Юзеев. Нәкъ каршысында, төпсез тирәнлектә җемелдәгән эре бер саргылт йолдызга карап, ул шулай ятты да ятты. З.Мифтахов

3) Тирән булу; тирән булу дәрәҗәсе. Егет казуыннан туктады. Чокырының тирәнлеге күкрәгенә җитеп килә иде. А.Хәлим

4) күч. Тирәндә урнашкан урын яки нокта. Сагаю да бар иде ул күз тирәнлегендә, тик сукыр мәхәббәт аны күрмәде, абайламады... А.Гыйләҗев // Нәрсәнең дә булса иң эчендә яки бик арткы планда урнашкан урын яки нокта. Бакчаның чиксез тирәнлегенә күмелеп югалган шомырт куаклары арасыннан кызлар көлүе ишетелде. М.Әмир. Кайдадыр еракта, урман тирәнлегендә күке кычкырып куйгандай булды... М.Хәсәнов

5) күч. Уй-хисләрнең тирәнгә яшерелгән, иң яшерен, иң нечкә ягы; төпкел. Бер Ленаның гына тормышы челпәрәмә килмәде ич бу кара вакыйгадан соң, безнең дә – аның дусларының да – күңел тирәнлегендә башкаларга ышану тетрәде, гомер онытылмаслык җәрәхәт эзләре сызылып калды. А.Гыйләҗев. Баштарак ул моны аңламады, теге чакта майор әйткән шик тулы сүзләрнең мәгънәсенә тора торып кына бөтен тирәнлеге белән төшенде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә