ТИРӘНӘЮ ф. 1) Тирән булып китү; тирәнгә әверелү. Апрель азаклары иде, кардан иртә ачылган сары йорт тирәсендә күлләвекләр күбәйде, чокырлар тирәнәйде, тузан өермәләре куерды. А.Гыйләҗев. Каюмны авыл тормышының авырлыгы ярыйсы бөккән: иңсәләр салынган, маңгай сырлары берсеннән-берсе тирәнәйгән. А.Әхмәтгалиева

2) күч. Көчәю, ныгу, катлаулану, киңәю. Серләр килешкәндә, фикер уртаклыгы булганда, ике затның хисләре бер учак булып дөрләгәндә, адәм баласының җаны рәхәт чигә. Акылы зирәкләнә, тойгылары тирәнәя бугай ул... Б.Камал. – Эшләр тирәнәя, – диде полковник. – Исән Вәлиев бу юлы ачыла төшкән. Ш.Рәкыйпов

Тирәнәеп бару к. тирәнәя бару. Алфавиттагы инде күпме сөйләнелгән шушы кимчелек аркасында сөйләм бозу кәсафәте буыннан-буынга күчеп, тирәнәеп бара. Р.Мөхиярова

Тирәнәеп бетү Бик нык тирәнәю. --- без моннан йөз еллар элек салынып, тирәнәеп беткән тәгәрмәч эзләре буйлап өскә менеп киттек. Р.Вәлиев. Юллар бик начар, хәрәкәт көчле, чокыр-чакырлар тирәнәеп бетте инде. Хезмәт даны

Тирәнәеп җитү Тиешенчә тирәнәю. Билгеле, ясалма киртәләр куелмаса, ниятләренә аяк чалмасалар, Әхмәтһади Максуди, иҗат дәрте ташып, белеме тирәнәеп җиткән дәвердә, тагын да күбрәк эш күрсәтә алган булыр иде. Ф.Гаффарова

Тирәнәеп калу Берәр сәбәптән соң тирәнәйгән хәлгә килү. Баязит абыйның күгелҗем күз чокырлары тагын да тирәнәеп калды ---. А.Гыйләҗев. Талларның тамыры белән җир күтәрелгәч, чишмә тагын да тирәнәеп калды. А.Хәйртдинова

Тирәнәеп китү Кинәт тирәнәю. Байтак вакыт су тездән югары күтәрелмәде. Аннары кинәт тирәнәеп китте, камышлар сирәгәйде. Г.Әпсәләмов. Дөрес, миңа эндәшкәндә, Иринаның тавышы үзгәреп, күңел түреннән агылгандай киңәеп, тирәнәеп киткәндәй була иде. М.Маликова

Тирәнәеп кую Бераз вакытка тирәнәю. Толикның ике бит уртасындагы бал кашыгы сыярлык кына чокырлары тагын да тирәнәеп куйдылар. А.Хәсәнов

Тирәнәеп тору Һаман тирәнәю; тирән булып күренү

Тирәнәя бару Торган саен ныграк тирәнәю. Кеше үзе өлкәнәйгән саен, йөзендәге җыерчык эзләре белән бергә, холык үзенчәлекләре, кимчелек буразналары да тирәнәя бара. Ш.Галиев. Ярты чакрым да үтмәде, мотоцикллар ясалма күлгә килеп керделәр. Алар да бара, су да тирәнәя бара. Ф.Баттал

Тирәнәя башлау Тирәнәергә тотыну. Су шулкадәр җылы, малайлар әйтмешли, май кебек. Тирәнәя башлагач, колачлап йөзеп киттек. Н.Әхмәдиев. Ярмөхәммәтнең карашы Алиһә күзләре белән очрашты, Алиһәнең күз алмасы, үзенә бер дөнья булып, киңәя-ачыла, тирәнәя башлады. Р.Батулла

Тирәнәя төшү Тагын да ныграк тирәнәю. Яңак сөякләре калку, киңчә ияк чокыры тирәнәя төшкән, керпе чәчләре арасында көмеш бөртекләр җемелди. Н.Хәсәнов. Фәйзария күңелендәге шом-шик тагын да тирәнәя төште. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә