ТИРӘНӘЙТҮ ф. 1) Тирән итү, тирәнгә әйләндерү. Тирән чокырда мондый караңгы кичләрдә аерата сак булырга кирәк, аның җәенке төбенә ел саен яңа эз салабыз, ел саен аны язгы ташкыннар тирәнәйтә ---. А.Гыйләҗев. Кояшта кипкән кавырсын савытларны, кыштырдык капчыкларны өем-өем җыеп яндырдылар, чишмәне тирәнәйтеп, ерганагын тигезләп, читләренә, убылмасын өчен, эре ташлар тезделәр. А.Хәйртдинова 2) күч. Тулыландыру, арттыру. Бөек Ватан сугышыннан соң Исмай Шәмсетдинов, музыкаль белемен тирәнәйтү нияте белән, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар факультетына укырга керә. Ф.Шәмсетдинова 3) күч. Катлауландыру; җитдиләштерү. Соңыннан, һаман-һаман теорияне тирәнәйтә барган саен, ул мәсьәләдә ачыклык күрә бардым... А.Алиш. – Әй, кем белгән инде аны... – дидем мин. Сүзне тирәнәйтәсем килмәде. Р.Габделхакова 4) күч. Кемнең яки нәрсәнең дә булса көчен, куәтен арттыру; кемне яки нәрсәне дә булса көчәйтү, көчле, ныклы итү. Кайттың да яраны тирәнәйттең, хатирәләрне яңарттың. А.Гыйләҗев. Одикка нәрсә әйтергә? Юатыргамы? Юк, юк, ул аңа мохтаҗ түгел. Кирәкмәс вакытта юату – кайгыны тирәнәйтү генә ул. Р.Сибат 5) күч. Аң-белемне киңәйтү, нигезле, дәлилле итү. Дини йолага кагылышлы музыкаль мотивлар шәхси кичерешләрне, уй-фикерләрне тирәнәйтүгә юнәлтелгән; ул кешегә эчке мөстәкыйльлек һәм илаһи көч бирә. Ш.Монасыйпов Тирәнәйтә бару Торган саен ныграк тирәнәйтү. «Красногвардеец»ны чолгап алган таулардан төшә торган кар, яңгыр сулары чокырны елдан-ел тирәнәйтә баралар. Г.Әпсәләмов Тирәнәйтә башлау Тирәнәйтергә тотыну. Монахлар сөякләре алынып беткәч, экскаваторлар чокырны тирәнәйтә башлыйлар. З.Зәйнуллин. Мондый чакта, башта ятып торырлык окоп казыйсың, соңыннан аны тирәнәйтә башлыйсың. И.Кашфразыев Тирәнәйтә төшү Тагы берникадәр, бераз тирәнәйтү. Шикле уйны инде бик ачык, бик якында моңланучы гармун тавышы тагын да тирәнәйтә төште. К.Тимбикова. Клара, ике бит уртасындагы, мине үзенә гашыйк иттергән чокырларын тагын да тирәнәйтә төшеп, тигез, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп алды. А.Хәсәнов Тирәнәйтеп бетерү Соңгы чиккә җиткереп тирәнәйтү Тирәнәйтеп җибәрү Бераз, беркадәр тирәнәйтү. Ул аның кып-кызыл иннеге иренендәге җыерчыклары өстенә ягылып, аларны тагын да тирәнәйтеп җибәргәнлеген күреп алды. Ф.Җамалетдинова. Садыйкның караңгы кичерешләрен төнге яңгыр манзарасы тагын да тирәнәйтеп җибәрә. З.Сәлахова Тирәнәйтеп карау Тирәнәйтергә тырышу, тирәнәйтергә омтылу Тирәнәйтеп кую Алдан тирәнәйтү, тирәнәйгән хәлгә китерү; кинәт тирәнәйтү. Хәзер чокырны тирәнәйтеп куям. А.Гыйләҗев. Шул вакытта илаһи бер куәт тирәнәйтеп куя сулышны. К.Сибгатуллин Тирәнәйтеп тору Һәрвакыт, гел тирәнәйтү |