ТИРӘН с. 1. 1) Өстән, өске яссылыктан, өсйөздән төпкә кадәр ара үлчәме зур булган; киресе: сай (сулыклар, чокырлар, шулай ук савыт-саба, баш һәм аяк киемнәре һ.б. тур.). Менә карьерның бу почмагыннан балчык алып бетерәбез дә су җибәрәбез. Бик әйбәт, тирән күл. А.Гыйләҗев. Картларның берсе – кыска гына, юантык кына Әхмәтҗан бабай – аягына ак җон оек белән тирән галош, өстенә кыска сырма кигән ---. Н.Фәттах 2) Калын катлам хасил иткән. Тирән карны машинам белән ерып барып булмаячагы көн кебек ачык иде. Ф.Яруллин. Килдем сиңа монда җан алырга: Вакыт сиңа җансыз калырга, Тәнең тирән комга күмелергә, Җаның Тәңре алдына барырга... Г.Сөнгати 3) Берәр нәрсәгә нык үтеп кергән; бик эчкә кергән. Зур суларның күзгә күренмәгән, күрер күзгә беленмәгән тирән агымнары бар. Ш.Галиев. Яңа нигездә яран гөлдәй тирән тамыр җәй, --- тормышыгыз шау чәчәктә булсын. Т.Мөбарәков 4) күч. Колачлы, киң. Ул [Сәфәрҗанов], сәхнәдә уйнаучы артистларча тирән жестлар ясап, --- декламация укы[ды]. К.Тинчурин 5) күч. Үзенең төп сыйфатында тулылыкка җиткән. Аннары кухнядагы ут та сүнде. Кечкенә өй эче тирән караңгылыкка чумды. Г.Әпсәләмов. – Сугыш беткән, егетләр, сугы-ыш!!! – Кырда тирән тынлык урнашты. З.Зәйнуллин. Вагон эче тирән йокыда. З.Хәким 6) күч. Нык яшерелгән, тиз генә табып, күреп яки аңлап булмый торган. Ә ул: «Ашыгыч эшем бар иде», – дигән була, эчендәгесен үзе өчен генә тирән сер итеп саклый, күңелен беркемгә дә ачмый. А.Вергазов. Акыл ияләре адәм баласының дөньяда якты эз калдырып яшәвен хуп күрәләр, тереклекнең нәкъ менә шундыенда тирән хикмәт табалар. Х.Мәхмүтов 7) күч. Тәэсире көчле булган (хисләр һ.б. тур.). Күзләрендә гаҗәеп тирән моң, ә күңелләрендәгесен бер Ходай белә. Г.Әпсәләмов. Күңел төбен бик тирән кичерешләр биләве аның да йөзенә чыккан, соргылт-яшькелт күзләрендә чагыла. А.Хәсәнов 8) күч. Бай, әтрафлы, колачлы. Анна Афанасьевна торган саен татарчага күчә барганда, үзенең тирән белемен күрсәтеп калырга тырышкандай, ул торган саен урысчага күчте. А.Хәлим 9) күч. Бай эчтәлекле, акыллы. Хәтта иң тирән фикерле, талантлы замандашлары аны аңламаган; мондый үҗәтлеген өнәп бетермәгән чакларда, нәфрәтләрен дә ачыктан-ачык сиздергәннәр. М.Гайнетдин. Башта мин аны бик дәрәҗәле шахмат турнирларында катнашучы, үтә хәтәр йөреш алдыннан тирән уйга, исәп-хисапка, анализга чумган гроссмейстерга охшаттым, әй. А.Хәсәнов 10) күч. Нинди дә булса эшнең һәр нечкәлеген яхшы белеп, җентекләп башкарылган. Ул бөтен үткән сугышларның тарихын өйрәнеп, шуларга тирән анализ ясап, --- үз аң-акылы белән яңа хәрби тактика булдыру осталыгына иреште. С.Поварисов 11) күч. Югары дәрәҗәдәге; эчтәлеге, кыйммәте ягыннан әһәмияте зур булган. Тәүфикъ Әйди язмалары, тирән эчтәлекле булу белән бергә, җиңел укылышлы, мавыктыргыч булулары белән дә аерылып тора ---. А.Гыйләҗев. Галим бу сүзләр астында тирән мәгънә барлыгын төшенде. Г.Әпсәләмов 2. и. мәгъ. 1) Сай булмаган урын (суда, көпшәк массада). Касаткин көлеп кулын селтәде дә тирәнгә йөзеп китте. Г.Әпсәләмов 2) Эчке, аскы, төпке урын (катлам, нокта һ.б.). Байлар суны тирәннән алып эчә. Сай кое – хәерчеләр коесы... К.Кәримов. Тамырлары тирәнгә киткән түгәрәк, бирчәйгән кабыклы төбе карт агачның ак бәгыре сыман ачылып китте. М.Галиев 3. рәв. мәгъ. 1) Эчкә бик нык үтеп. Бистәнең бөтен тирә-ягын тирән итеп казылган чокыр урап алган. В.Имамов. Бәхетенә, пычак бик тирән кадалса да, аңа әллә ни зыян китермәгән икән. Татарстан яшьләре 2) Иркен, киң итеп. Таһир тирән итеп тын алды. А.Хәсәнов. Рәфис җавап кайтармады, бары тирән итеп көрсенеп кенә куйды. А.Вергазов. Ә хәзер кәефләнеп, бер тирән итеп тәмәкесен суырды ---. В.Нуруллин 3) Тиз генә табып, күреп яки аңлап булмый торган итеп. Хисләрен, тойгыларын бик тирән яшерә ул. Г.Гыйльманов. Аның стеналары инде шактый иске булса да, биредә серләрне бик тирән саклыйлар. Сөембикә 4) Белеп, аңлап, җитди итеп, җентекләп. Яңа кешене җанлы итеп сурәтләү, – чынлап та, тирән тикшерелергә тиешле актуаль мәсьәлә. М.Җәлил. Вәисиләрнең бу хәрәкәте XX гасыр башында Е.В. Молоствова тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән. М.Мәһдиев 5) Тиешле дәрәҗәдә, төптән (уйлау, фикер йөртү, аңлау һ.б. тур.). Хәзер халык бик тирән уйламаска, китаптан, бигрәк тә әдәби әсәрләрдән, рухи азык эзләмәскә өйрәнеп бара. Г.Әпсәләмов. Заманча радиостанция, күңел ачу белән беррәттән, кешегә мәгълүмат җиткерергә, рухи азык бирергә, тирән фикерләргә өндәргә тиеш, дип уйлыйм. Д.Вәлиев ◊ Тирәнгә җибәрү Тагын да катлауландыру, кискенләндерү, киеренкеләндерү. Габделнур сүзне тирәнгә җибәрмәс өчен елмаеп әйтте ---. Р.Кәрами. Башкортлар белән бәхәсне тирәнгә җибәрмәскә иде. Р.Фәйзуллин. Тирәнгә керү Керешкәндәгедән, баштагыдан мөһимрәк мәсьәләләргә кагылу. Менә шул дускай Хафиз, сүз ара сүз чыгып, үлем турында сөйли башлады. Мәсьәләнең тирәнгә кереп китәргә мөмкин икәнлеге хакында башына да китермәде ул. В.Нуруллин. Әңгәмәнең болай көтмәгәндә бик тирәнгә кереп китүе Әхтәм хәзрәтнең үзенә дә ошамады сыман. В.Имамов. Тирәнгә китү Эш-гамәл, хәл, мәсьәлә һаман зурая, катлаулана, җитдиләнә бару. Эшнең тирәнгә киткәнен сизеп, Нурулла дәшми, адымнарын тизләтеп, тизрәк моннан ычкынуын карый. В.Юныс. Югыйсә әлегә хәтле мөнәсәбәтләр болай ук тирәнгә китәр дип уйланылмаган иде. М.Маликова. Тирән йөзү Нәрсәне дә булса бик яхшы аңлап, белеп эш итү, сөйләү яки фикер йөртү. Ә инде Галимҗан кебек гыйлем диңгезендә тирән йөзәргә килүчеләр мантыйк кылын тарткалый башлагач, ул кылның тутыклыгы, өзелергә торуы сизелде. С.Поварисов. --- моңыбыз охшаш, япон аны үз йөрәге аша үткәреп утырды. Сораулар биреп аптыратты. Бу өлкәдә артык тирән йөзмәсәм дә, Такасима әфәндене канәгатьләндерерлек җаваплар кайтардым. Г.Гомәр. Тирән кесә Акчасы күп, матди мөмкинлеге зур булу. Кем ул тирән кесә, кемнеке ул кәкре бармаклар? Андыйлар булгач, нигә яшерәсең син аларны? Г.Бәширов. Тирән кичерү Бик нык борчылу. Фоат акылдан шаша язды, мин дә бик тирән кичердем. И.Юзеев. Тирән сукалау к. тирән йөзү |