ТИРӘЛИ бәйл. 1. 1) Берәр нәрсәнең тирәсендә, әйләнәсендә. Учак тирәли җиргә йомшак тиреләр җәелгән. А.Хәсәнов. Без кичләрен урман эчендәге кечкенә күл тирәли йөрергә гадәтләндек. А.Әхмәтгалиева 2) Түгәрәкләп, әйләнә ясап. Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли, Җир әйләнгән кебек кояш тирәли. С.Сараи. Горилла башта Таһир тирәли әйләнеп чыкты. А.Хәсәнов 2. рәв. мәгъ. Һәр яктан, һәр якка. Сөнгать, тәрәзәгә барып, тирәли каранып, тәрәзәне чиртә. М.Фәйзи |