ТИРӘЛЕК и. 1) Әйләнә-тирә, тирә-юнь, табигый мохит. Күнегелгән табигый тирәлектә генә тотрыклы рухи халәтне, яшәү дәртен һәм сәләтен саклау җиңел. Т.Әйди. Ул, беренчеләрдән булып, яңа шәһәрләр торгызуның, бөек төзелешләрнең, тирәлекне пычратуның киләчәк өчен нинди куркыныч алып килүен искәртте ---. Т.Галиуллин 2) Гомумән, берәр урын һәм шуның тирәсе, шуңа якын җир. Әни, аяксыз калып дүрт стена арасында утырса да, дөнья белән бергә яши, йортны уратып алган тирәлектән, авыл мәшәкатьләреннән, тормыш ыгы-зыгыларыннан аерыла алмый. А.Вергазов. Ул нәсел варислары бүген дә авылда һәм авылга якын тирәлектә ишле санала. Л.Хәмидуллин 3) Билгеле үзлекләргә ия булган һәм берәр бушлыкны биләп торган матдә. Махсус кристалл тирәлекләрдә сыну күрсәткечен үзгәртү ысулы белән фазалар синхронлыгын булдырып була. Фән һәм тел. Юл клинкеры һәм кислотага чыдамлы керамик эшләнмәләр зәһәр тирәлек (кислота, селте һәм органик эреткечләрнең сыек катнашмалары) тәэсиреннән саклый. Төзү материаллары 4) Кеше яшәгән иҗтимагый мохит, даирә, чолганыш. Бу очракта сәхнә сөйләме әйтелеше чолганыштагы әйтелешкә каршы куела. Шушы тирәлектә яшәүче тамашачылар бу каршылыкны тоймаска да мөмкиннәр. Ф.Баязитова 5) к. тирә (2 мәгъ.). Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, я булмаса тар гына бер авыл инеше яши. Г.Сабитов |